Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Район үзәге мәчетендә җәйге укыту курслары тәмамланды

Гадәттәгечә, курслар тәмамланган көнне оештыручылар балалар өчен зур бәйрәм - сабантуй әзерләделәр.

Июньнең соңгы көннәрендә район үзәгенең "Салихҗан" мәчете бинасы шау - шу куптарган балалар тавышлары белән тулыландырылды: ике атна дәвамында биредә 6-13 яшьлек балалар өчен җәйге укыту курслары узды. Балаларны ислам һәм мөселман әхлагы нигезләре белән таныштыру максатыннан үткәрелгән дәресләрдә 30дан артык бала катнашты. Дәресләргә район үзәгендә яшәүче балалар гына түгел, якын-тирә бистәләрдә яшәүчеләр дә, каникулга туганнарына килүчеләр дә килде.

Белем дәрәҗәсе буенча балалар ике төркемгә бүленгән иде.

Махсус эшләнгән программа буенча, намаз, кыска сүрәләрне һәм көндәлек намазларны өйрәнү, гарәп язуы (өйрәнүчеләр һәм дәвам итүчеләр өчен) һәм әхләк (мөселманның көнкүрештә үз-үзен тотышы кагыйдәләре) буенча дәресләр үткәрелде. Моннан тыш, балалар өчен спорт уеннары һәм мәдәни чаралар оештырылды. Дәресләрне үткәрүгә республикадан килгән остазлар да җәлеп ителде: Коръән хафиз хәзрәт Файзулла, ул балаларны Коръән уку нигезләренә өйрәтте, һәм балаларны гарәп язуы нигезләренә укыткан Билалетдин хәзрәт.

Гадәттәгечә, курслар тәмамланган көнне оештыручылар балалар өчен зур бәйрәм - сабантуй әзерләде. Мәчет территориясендә балалар капчык киеп йөгерү, аркан тарту,  чүлмәк вату һәм башка кызыклы ярышларда көч сынаштылар. Җәйге курслар ябылу көненә балалар гына түгел, аларның әти-әниләре, әби-бабалары да килгән иде. Ата-аналар укытучыларга ихлас рәхмәт сүзләре җиткерделәр һәм мондый курслар киләчәктә дә үткәрелер дип өметләнделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәлихҗан мәчете укыту курслары