Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Район мәдәният хезмәткәрләре интернат-йортта яшәүчеләр өчен бәйрәм концерты оештырдылар

«Елмаюлар, көлүләр һәм яхшы кәеф бүләк итәбез» дип аталган мәдәни-күңел ачу программасы Яңа Юл, Бакча Сара, Вахит авыл клублары хезмәткәрләре һәм «Забавушки» вокал төркеме белән әзерләгән иде.

Узган җомгада район үзәгенең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты территориясендә шау-шулы һәм күңелле булды. Концерт программасы белән интернатта яшәүчеләр янына  үзешчән сәнгать артистлары килде. Алар яхшы кәеф, елмаюлар бүләк иттеләр һәм концерт номерлары белән куандырдылар.  Концертта барышында яңгыраган җырлар, шаян күренешләр, биюләр берәүне дә битараф калдырмады. Интернатта яшәүчеләр артистларга кушылып  җырладылар һәм биеделәр. Концерт номерлары арасындагы тәнәфесләрдә интернат  директоры Тәнзилә Васильева җәйге туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды.

Сәгать ярым концерт бер сулышта узды. Һәр башкарылган номер эчкерсез һәм күңелле булды, тамашачылар артистларны көчле алкышлар белән каршы алды һәм озатты, ә соңыннан концерт номерлары һәм бәйрәм кәефе бүләк иткән өчен зур рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Верхнеуслонский дом-интернат выездной концерт

2
X