Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Рамазан-2024: ураза вакытында нәрсә эшләргә кирәк һәм нәрсә эшләргә ярамый

Мөселманнар өчен иң изге ай - Рамазан якынлаша. Быел ул 11 мартта башланачак.

Ислам кануннары буенча балигъ булган мөселманнарга, ягъни җенси җитлеккәннәргә, 12-14 яшьтә ураза тоту каралган. Шулай итеп, Уразаны сәламәтлеге мөмкинлек биргән һәркем тотарга тиеш.   

Әлбәттә, ураза тотарга мөмкинлек бирми торган сәбәпләр дә булырга мөмкин, бу очракта шәригать тарафыннан төрле вариантлар каралган. Мәсәлән, Рамазан аена сәламәтлеге белән проблемалар аркасында эләгә алмаган кешеләр моны соңрак, алар өчен уңайлы вакытта эшли ала. Җитди авыру яки картлык комачау итүчеләр фидия сәдакасы түләргә тиеш. Быел аның күләме көненә 400 сумга билгеләнгән. Ягъни кеше Аллаһы Тәгалә алдында үз бурычын үти ала, моның өчен һәр көн мохтаҗларның берәрсен ашатырга яки нәкъ менә шундый сумманы корбан итәргә кирәк.  

Ә менә фидия сәдакасы түләү өчен җитәрлек матди хәле булмаган кешеләр моннан азат ителә. Намаз укып бетергәч, аларга: "И Аллаһы Тәгалә, кичер мине!" - дип әйтү дә җитә. 

Рамазан - рухи үсеш алу ае, тәрбия вакыты. Бу чорда үз фикерләреңә һәм гамәлләреңә хуҗа булырга кирәк: иң мөһиме, гайбәт сатмаска, кешеләрне рәнҗетмәскә, явыз гамәлләргә юл куймаска, таңнан алып кояш баешына кадәр ашамаска, эчмәскә, якынлык кылмаска кирәк. Әмма әгәр дә сез ялгышып ашагансыз яки эчсәгез, бу әле ураза бозылган дигәнне аңлатмый. Һәм әгәр мондый хәл булса, кеше, үзенең ялгышына карамастан, ураза тотуны дәвам итәргә тиеш. Рамазан аенда аңлы рәвештә ашаган һәм эчкән кеше зур гөнаһ эшли. Үзенең гафу ителүе өчен ул уразаны бозган һәр көне өчен 60 көн дәвамында өзлексез ураза тотарга тиеш. 

Моннан тыш, уразаны Рамазан аенда гына түгел, елның теләсә кайсы вакытында да үтәргә мөмкин, бу көннәрдә аның өчен дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе уңай санала. Бу төр уразаны үтәгәндә, төш вакытына кадәр ниятләргә өлгерергә кирәк. Мәсәлән, дүшәмбе көнне ач карынга уянырга һәм уразага керергә мөмкин. Әмма Рамазан аенда ният, һичшиксез, төнлә, кояш чыкканчы ике сәгать кала башкарылырга тиеш.  

Уразаны тотмаган кеше дә ифтарга килергә мөмкин. Ислам кануннары буенча кеше уразаны тотамы - юкмы икәнен беркемнең дә тикшерергә хокукы юк. Бу һәркемнең үз эше. Киресенчә, аның ифтарга килүен шатланып кабул итәргә кирәк. Чөнки ул башкалар белән бергә дин турында сөйләшә, Коръән сүрәләрен, вәгазь тыңлый, гыйбадәт кыла, бәлки, алдагы көннәрдә үзе дә ураза тотарга карар кылыр.

 Рамазан кысаларында махсус сәдака бар – фитыр сәдакасы. Быел аның минималь күләме бер кешегә 150 сум тәшкил итә. Сәдаканы Рамазан аеның 28-29 нчы көнендә гает намазына кадәр бирергә кирәк. Ниндидер сәбәпләр аркасында гает намазына кадәр бирә алмаган кеше моны Ураза бәйрәме көнендә дә эшли ала, әмма кояш баеганчы. Бу барыбер фитыр сәдакасы саналачак. Ләкин икенче көнгә калдырсаң, бу инде гадәти сәдака булачак.

 Сәхәр

Таң атарга 2 сәгать кала азык кабул итүне төгәлләргә кирәк. Сәхәр ашаганнан соң уразага ниятләү догасы
“Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгалә. Әмиин”.
“Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр, Рамазан ае уразасын тотарга ният кылдым.

Ифтар   

Ураза тотып авыз ачкач укыла торган дога
“Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү”.
“Әй Аллаһым, шушы уразамны Үзеңнең ризалыгың өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм фәкать бер Сиңа гына бөтен эшләремне тапшырдым. Син биргән ризык белән ифтар кылдым. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка”.

10 март - беренче тәравих намазы

11 март - уразаның беренче көне

8 апрель - соңгы тәравих намазы

9 апрель - уразаның соңгы көне

10 апрель - Ураза гаете

16 июнь - Корбан гаете

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев