Районыбызда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе дәвам итә
Акциядә район электр элемтәсе хезмәткәрләре катнашты.
Югары Ослан муниципаль районында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика хәйрия акциясе дәвам итә.

Югары Ослан районы электр элемтәсе хезмәткәрләре өчен “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясендә катнашу күркәм гадәткә әйләнде. “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте исеменнән портфельләрне Татар Борнашы һәм Олы Мәми мәктәпләренең беренче сыйныф укучыларына Югары Ослан электр элемтәсе җитәкчесе Галина Дунаева тапшырды. Укучылар үзләренең беренче мәктәп портфельләре белән беррәттән, иң кирәкле уку әспаблары да алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев