Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Районда V Халыкара «Җәлил укулары» әдәби конкурсына йомгак ясалды

Бәйге фронтовик язучының тормышы һәм иҗаты белән кызыксынучы һәм шигърият сөючеләр арасында игълан ителде. Аның төп максаты – катнашучыларның сөйләм теле үсеше һәм нәфис сүз белән кызыксыну дәрәҗәсен билгеләү, шигъри сүзнең матурлыгын һәм чагылышын тоя белүләрен бәяләү.

- Конкурс җиде номинациядә узды. Катнашучыларның яше чикләнмәгән иде, - ди районда әлеге бәйгене оештыручы, Бөтендөнья татар конгрессының Югары Ослан бүлекчәсе рәисе Гөлгенә Дәүләтшина.

- Муниципаль этапта 40ка якын кеше катнашты. «Җәлил татар телендә» номинациясендә катнашучылар аеруча күп булды. Нигездә, бу район мәктәпләре укучылары иде. Барлыгы 9 кеше җиңүче дип табылды, алар арасында Дилә Сабирова, Югары Ослан районында беренче татар теле укытуны беренче башлап җибәрүчеләрнең берсе, - дип дәвам итте Гөлгенә Искәндәр кызы.

Җиңүчеләр арасында иң кечкенәсенә - 6, ә иң олысына - 76 яшь булып чыкты. Югары Осланлылар чыгышлары республика этабында безнең районны лаеклы тәкъдим итәрләр, дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев