Районда урып-җыю эшләре тәмамланды
Тырыш хезмәт һәм бердәмлек уңышны җыеп алуда төп ярдәмчеләр булды.
Кырларда иртәдән кичкә кадәр авыл хуҗалыгы техникасы гөрләде, эссе һава торышы һәм авыр хезмәт районыбыз механизаторларын куркытмады. Һәм тырышлыкка йомгак ясала: районда бөртеклеләр җыелып бетте.
Район кырларында 18660 гектарда 52867 тонна ашлык суктырылган, бу гектардан уртача уңыш 28,3 центнер тәшкил итә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, һава торышы гадәттәге срокларны бераз кичектереп куйды, әмма комбайнчыларның бердәм эшләве нәтиҗәсендә ашлык рекордлы кыска срокларда җыелды. Шулай ук ашлыкны саклау урыннарына илтүче машина йөртүчеләрнең эше дә әһәмиятле. Юлдагы һәр тоткарлык комбайннарның эшләми торуына һәм урып-җыюның эссе чорында кыйммәтле минутларның югалуына китерергә мөмкин.
Тырышлык һәм бердәмлек – уңышның нигезе булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев