Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Районда яшь укытучылар семинары узды

Узган чәршәмбе көнне Набиулла Зиннуров исемендәге Югары Ослан гимназиясе базасында районының яшь педагоглар ассоциациясенең «Яшь педагогның һөнәри компетенцияләрен камилләштерү һәм үстерү» дигән район семинары узды.

Яшь белгеч Арина Алавердинова  "Сөйләм өлешләре" темасына рус теле дәресе үткәрде. Семинарда катнашучылар дәрес эчтәлегенә заманча якын килүне билгеләп үттеләр. Укучыларның кызыксынуын һәм дәреснең сыйфатын арттыру өчен Арина Владимировна интерактив ысуллар һәм инновацион идеяләр кулланды. Дәрестә эшчәнлек төрләре сменасы дөрес оештырылды.                     Яшь педагогларның алга таба эше Воркшоп формасында дәвам итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: образование молодые педагоги