Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Районда «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе узды

Бүген Югары Ослан район Советының актлар залында район башлыгы Марат Зыятдиновның оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән чираттагы киңәшмәсе узды.

Киңәшмә утырышында районының финанс-бюджет палатасы рәисе Елена Колесова  милек салымнары түләү динамикасы белән таныштырды.

Югары Ослан муниципаль районы буенча мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның гаиләләренә өстәмә ярдәм чаралары турында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау бүлеге башлыгы Ирина Алеева һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль – мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлфия Абдуллина чыгыш ясады.

Яшүсмерләр (яшьләр) клубы директоры Леонтий Яковлев "Ярдәм янәшә!Помощь рядом!» республика хәрәкәте кысаларында акциянең районда барышы турында сөйләде.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бүлегенең 1 категорияле гражданнар оборонасы белгече Елена Поддубова Югары Ослан районында гражданнар оборонасының әзерлеге турында хәбәр итте.

Киңәшмә барышында җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирелде.

 

фото район порталыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: деловой понедельник