Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Район үзәгендә полилингваль сыйныф ачылды

Өч 1нче нче сыйныф укучысының 11 баласы өчен беренче тапкыр гимназия базасында татар тәрбиясе һәм аерым фәннәрне туган (татар) телдә өйрәнү сыйныфы ачылды.

Районның Югары Ослан гимназиясе парталары артына бу уку елында 45 беренче сыйныф укучысы утырды, аларның һәркайсы яңа белемнәр алырга ниятли һәм укуга җитди карарга әзер. Яхшы белем - һәр кешенең тормыш уңышының мөһим компоненты. Традицияләрне саклап, безнең мәктәпләр яңа тенденцияләрне ышанычлы үзләштерә.

          Өч 1 нче нче сыйныф укучысының 11 баласы өчен беренче тапкыр  гимназия базасында татар тәрбиясе һәм аерым фәннәрне туган (татар) телдә өйрәнү сыйныфы ачылды.

Мондый ихтыяҗ «2022-2025 елларга Югары Ослан муниципаль районында яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү» муниципаль программасын гамәлгә ашыру максатында, районда күп культуралы ике телле белем бирү компоненты булган мәктәп белем бирү учреждениесе моделен булдыру һәм ата-аналарның ихтыяҗларын исәпкә алып эшләнде.

         Беренче укытучылары, сыйныф җитәкчесе Хәйретдинова Гөлия Мөнип кызы  балаларны үз канаты астына алды һәм беренче көннәреннән үк аларны туган телләрендә тиешле лексикага өйрәтә башлады. 1 "В" сыйныфының тәрбия планы, режимлы мизгелләр, класс сәгатьләре, календарь бәйрәмнәр һәм башка чаралар балаларның үз телендә алып барылачак. "Музыка", "Технология" укыту предметлары туган телдә алып барылачак. Моннан тыш, дәрестән тыш эшчәнлек хисабына инглиз телен өйрәнү дә тормышка ашырыла.

         Бүгенге көндә мәктәп администрациясе үзгәрешләр кертелүгә бәйле норматив базаны тиешле дәрәҗәгә китерү өстендә эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

4

2

2

7

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полилингвальное образование