Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Район укучылары дистанцион уку форматына күчтеләр

Кискен суыту һәм көчле салкыннар сәбәпле район мәктәпләрендә 9 -11 гыйнварда дәресләр дистанцион форматка күчте.

Шул ук вакытта, ата-аналарның игътибарына, барлык мәктәпләр һәм педагогик коллективлар да тулы составта элекке режимда эшлиләр. Балигъ булмаган балаларыгызны калдырырга урыныгыз юк икән, үзләрен генә өйдә калдырмагыз, мәктәпләр аларны теләсә нинди температурада кабул итәчәк.

Шулай ук Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, көчле салкыннар вакытында авыл мәктәпләрендә нинди очракта дәресләр булмый калырга мөмкин булуын кисәтә: башлангыч сыйныфларда - 23 градус, 5-9 сыйныфларда - минус 25, 10-11 сыйныфларда - 30 градус салкын булганда.

Моннан тыш, санитар нормалар һәм кагыйдәләр нигезендә, ачык һавада физкультура дәресләре кече сыйныф укучылары өчен һава температурасы өч градустан түбән булмаганда һәм җил тизлеге секундына 6-10 метрдан артмаган очракта гына рөхсәт ителә, өлкән сыйныф укучылары өчен - минус 10 градустан да ким булмаганда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: образование