Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Район укучылары «Чиксез дуслык» дигән чарада катнаштылар

Февраль башында район мәдәният йортында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында укучылар өчен дуслыкка багышланган чара уздырылды.

 Бу ел шулай ук бөек чуваш мәгърифәтчесе Иван Яковлевның 175 еллыгы белән билгеләп үтелә. Ул Чуваш язуы һәм мәдәнияте үсешенә, чуваш халкы тарихына бәяләп бетергесез өлеш керткән.

Шуңа күрә бу юлы чарада Олы Мәми һәм Яр буе Моркваш  мәктәпләренең чуаш милләте укучылары катнашты. Әлеге мәктәпләрдә белем бирү процессының дәрестән тыш эшчәнлеге хисабына оештырылган «Чуаш колориты» һәм «Чуаш фольклоры» түгәрәкләре эшләп килә .

Чараның максаты булып район мәктәпләренең чуаш милләтенең аз санлы вәкилләре арасында тыгыз хезмәттәшлек һәм дуслык мөнәсәбәтләрен оештыру, үсеп килүче буында үз милләтенә карата кызыксыну һәм мәхәббәт уяту торды.

Чарага җыелучылар алдында безнең районда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү эшчәнлеге турында мәгариф бүлегенең төбәкара хезмәттәшлек һәм милли мәгариф методисты Гөлгенә Дәүләтшина чыгыш ясады аны район клуб системасы директоры Лилия Галимуллина тулыландырды.

Очрашу чын бәйрәмгә әверелде. Түгәрәкләр әгъзалары дусларча шартларда уңышлары белән уртаклаштылар: үзләренең милли ризыкларын тәкъдим иттеләр, чуаш баш киемен ясау буенча мастер-класста катнаштылар, музыкаль номерлар күрсәттеләр, чуаш йолалары белән таныштылар. Аннан соң Анжелика Решетова җитәкчелегендә «мәдәниятләр диалогы» музее белән таныштылар, анда Татарстан халыклары ассамблеясенең Югары Ослан районындагы вәкиллеге диварларында рус, татар, чуаш, армән һәм әзербайҗан милли җәмгыятьләре көнкүреше тәкъдим ителде.

Чара бик матур узды. Алга таба үсеш планы тәкъдим ителде. Киләсе очрашу Олы Мәми мәктәбенә билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Диалог культур дружеская встреча