Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Район мәктәпләрендә Бөтенроссия тикшерү эшләре башланды

20 сентябрьдән 24 октябрьгә кадәр районның барлык мәктәпләрендә 5-9 сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия тикшерү эшләре узачак.

Бөтенроссия тикшерү эшләре уздыруның максаты - төп фәннәр буенча укучыларның уку казанышлары дәрәҗәсен билгеләргә мөмкинлек бирүче белем сыйфатын мониторинглау.

Эшне язу өчен билгеле бер вакыт бирелә: башлангыч сыйныф укучылары өчен – бер тулы дәрес (45 минут), урта сыйныф укучылары өчен – 1 сәгать (60 минут), ә өлкән сыйныф укучылары өчен – сәгать ярым, ягъни 90 минут.

Бәяләү критерийлары да элеккечә кала, һәр дөрес эш өчен баллар бирелә. Бөтенроссия тикшерү эшләре нәтиҗәләре йомгаклау һәм еллык күрсәткечләргә тәэсир итми, шулай ук алар аттестатларда да исәпкә алынмый.

Агымдагы уку елында районга мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль Департаменты хезмәткәре Наталья Железкова килде, ул Шеланга урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары өчен рус теле буенча Бөтенроссия тикшерү эшләрен оештыруны һәм үткәрүне карады.

 

https://verhniy-uslon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2124524.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: образование ВПР