Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Район башлыгы Марат Зиатдинов Парламент дәресендә катнашты

Узган җомга көнне Татар Борнашы мәктәбендә Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган «Без - Россия гражданнары» дигән Парламент дәресе узды.

 Парламент дәресе - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм мәгарифне үстерү институтының уртак проекты - 2009 елдан бирле уңышлы тормышка ашырыла. Быел ул мәктәптә унбишенче тапкыр үтте.

Дәрестә Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов, Борнаш авыл җирлеге башлыгы Сергей Бурукин, Борнаш авыл җирлеге депутаты, мәктәп директоры Сергей Бочков катнашты.

Дәресне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ирина Дадыкина үткәрде. Дәрес Татарстан Республикасы халыкларының гражданлык бердәмлеге һәм этномәдәни күптөрлелегенә, милли мәдәниятне саклау мәсьәләләрендә дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең төп юнәлешләренә багышланган иде. Укучылар татар, чуаш, мари, мордва, удмурт халыкларының милли бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләре белән таныштылар. Шулай ук халыкны берләштерә торган гражданлык үзенчәлеге турында сүз алып бардылар. Россиянең һәр гражданының, милләтенә карамастан, бурычы күпмилләтле илебез данын саклап калу һәм аның чәчәк атуы һәм иминлеге өчен барысын да эшләргә дигән нәтиҗә ясадылар. Укучылар мәктәпне тәмамлаган, «Батырлык ордены» белән бүләкләнгән махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыклары турында белделәр: Саттаров Азиз (үлгәннән соң), Тутоян Руслан.

Районы башлыгы Марат Зиатдинов  дәрестә узган тере диалог барышында үз гаиләсенең гореф-гадәтләре һәм аның эш көне ничек узуы турында сөйләде.

Борнаш авыл җирлеге башлыгы Сергей Бурукин укучыларга авылның мобилизацияләнгән һәм ирекле ярдәмчеләренә, шулай ук Россиянең яңа төбәкләрендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтелүе турында сөйләде. Мәктәп укучыларының якташларыбызга язган хатларын тапшырырга вәгъдә итте.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: парламентский урок