Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Район башлыгы мәктәптә дәрес үткәрде

2023 елның 7 сентябрендә Югары Ослан мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары өчен “Югары Ослан муниципаль районының социаль-икътисади үсеше” дигән темага дәрес үткәрелде.

Тарих укытучысы Светлана Хуртина балаларны районның географик урыны, балаларның районның җитештерү оешмалары  турында социаль сораштыру нәтиҗәләре белән таныштырды, балалар үзләре дә районда иң танылган оешмаларны  атадылар.  

Район башлыгы Марат Зиатдинов балаларны район үсеше, киләчәге  белән таныштырды һәм сорауларга җаваплар бирде. Укучылар максатчан юнәлеш буенча уку йортларына  керү мөмкинлекләре белән кызыксындылар, районда талантлы яшьләрнең, балаларның иҗади  фестивален оештырырга тәкъдим иттеләр. Шулай ук Югары Ослан муниципаль районының әйдәп баручы предприятиеләренә һөнәри юнәлеш бирү сәфәрләрен оештыруны сорадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев