Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Пластилин терапиясе дәресе өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында узды

Дәрестә катнашучылар бүгенге матур көздә иң кулай теманы сайладылар. «Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә катнашучылар миләш ботагы ясарга булдылар.

Алдан ук интернат ишегалдына үсеп утырган миләш  агачларының матурлыгына сокланып, кызарып пешкән тәлгәшләрне пластилиннан ясарга булдылар.

Хезмәт буенча инструктор Светлана Лазуркевич җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар пластилиннарны әвәләп, алдан әзерләнгән трафаретларга  урнаштырдылар. Нәтиҗәдә, барысының да якты, рельефлы картиналары килеп чыкты, алар интернат фойесында иҗади күргәзмәдә лаеклы урын алды.

"Пластилин белән эшләү дәресләре яшәүчеләрнең кулларында вак моториканы үстерүгә юнәлдерелгән, - ди хезмәт буенча инструктор. - Аның ярдәмендә бармак очларында урнашкан нерв очларын стимуллаштырырга мөмкин, бу аларның сөйләм һәм хәрәкәт функцияләрен торгызу өчен кирәк". Нәтиҗәләр күз алдында: социаль хезмәт алучылар үз-үзләренә яхшырак хезмәт күрсәтә башлыйлар, аларның кәефләре яхшыра, алар әйләнә-тирәдәгеләр белән уңай аралашалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев