Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Печище яшьләре белән Россия Конституциясе турында сөйләштеләр

Комплекслы үзәк белгечләре үсеп килүче Печище яшьләре белән Россия Конституциясе турында сөйләштеләр

Патриотик тәрбия бирү, үсеп килүче буынны Төп закон - Россия Федерациясе Конституциясенә игътибарны җәлеп итү һәм кызыксынуны арттыру кысаларында Печище авыл клубында «РФ Конституциясе турында Син нәрсә белергә тиеш» дип аталган сораулар һәм җаваплар сәгате узды.

Чара барышында алып баручылар балаларны әлеге истәлекле көнгә нигез салу тарихы белән таныштырдылар һәм илебезнең төп канунын белү буенча "Син кануннарны беләсеңме?» викторинасы уздырдылар. Катнашучылар хокукый биремнәрне һәм кызыклы табышмакларны чиштеләр. 

Чараны оештыручылар, Югары Ослан районының «Өмет утравы» комплекслы үзәге белгечләре һәм Печище авыл клубы мөдире очрашу кызыклы һәм балалар өчен файдалы булсын өчен зур тырышлык куйдылар.

Катнашучылар Конституция бер көнлек документ түгел, ул һәрвакыт киләчәккә карый һәм барлык кануннарны үтәү һәм үз илеңнең чын гражданины булып үсү өчен бөтен көчеңне куярга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев