Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Печище балаларына кунакка электр челтәрләре хезмәткәрләре килде

Узган атнада Печище балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә кунакка Югары Ослан РЭСы хезмәткәрләре килде.

Электр челтәрләре белгечләре балалар белән аралашты, аларның электр приборлары белән ничек файдаланганнарын сорадылар һәм куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерделәр. Ә соңыннан  балаларга наклейкалар, альбомнар, карандашлар, компания логотибы төшерелгән һава шарлары бүләк иттеләр.

Түбәндәге кагыйдәләрне искәртеп үтегез  һәм балаларга кабаттан исләренә төшерегез!

  • Төзек булмаган  розетка тапсаң, олыларга шундук хәбәр ит!
  • Электр приборлары  су янында булырга тиеш түгел.
  • Электр приборларына юеш кулларың белән орынма. Бу куркыныч!
  • Беркайчан да розеткадагы  электр шнурын тартырга ярамый. Бу шнур, штепсель яки розетканың зарарлануына китерергә мөмкин.
  • Өегездә хайваннар булса, бигрәк тә шнурларның пөхтә итеп җыештырылуын күзәтегез,  хайваннар аларны кимерергә бик яраталар.
  • Аягыгыз белән үзегездә шундый бауга сөртенеп егылырга мөмкинсез.
  • Беркайчан да өзелгән чыбыкларга якын килмә, алар турында олыларга хәбәр ит!
  • Теге яки бу электр приборын кабызырга кирәк булса, өлкәннәргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итү мәҗбүри.
  • Трансформатор будкасы уен урыны түгел.
  • Утүткәргечләр янында уйнама, ток  сугарга мөмкин! Агачларга менеп уйнарга яратучы балаларга якында гына электр чыбыклары юкмы икәнен карарга кирәк. Бу бик куркыныч!
  • Югары вольтлы линияләр  бик куркыныч. Як-ягыңа карап  йөр!
  • Һавага җибәреп уйный торган уенчыкларны (воздушный змей)  электр чыбыклары белән янәшә җибәрү куркыныч, аларны куркыныч янамаган урында җибәр!
  • Яңгыр яуганда  агач астына яшеренмә!  Яшен агачка эләгеп, янгын чыгарга мөмкин!
  • Төп кагыйдә - өлкәннәр рөхсәтеннән башка һәм алар булмаганда электр приборларын кабызырга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев