Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

«Осланкай» китабы дөнья күрде

Югары Ослан яшьләр клубында якташыбыз, композитор Риф Гатауллинның “Осланкай (“Услоник”) китабын тәкъдир итү (презентация) кичәсе узды.

Чарада композитор, Муса Җәлил премиясе лауреаты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ һәм ТР композиторлар берлеге әгъзасе Риф Хоббул улы Гатауллин үзе катнашты.

Кереш сүз белән катнашучыларны тәбрикләп Югары Ослан районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин, Бөтендөнья татар конгрессының Югары Ослан бүлекчәсе җитәкчесе Гөлгенә Дәүләтшина чыгыш ясадылар. Үз чыгышларында чын композиторның вакытын кызганмыйча районыбыз балалары белән шөгыльләнүенә сокланып, Риф Гатауллинга олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

2017 елдан Яшьләр клубында  Риф Хоббул улы җитәкчелегендә  татар музыкаль театр- “Осланкай” түгәрәге эшләп килә. Ул түгәрәктә татар балалары белән берлектә төрле милләт балалары да бик теләп катнаша, шуңа да театр икетелле санала. Иң беренче эш итеп балалар вокал дәресләре,тавышны чыныктыру, диапазонны кинәйтү, дикцияне яхшырту өчен тизәйткечләр әйтү белән шөгыльләнделәр. Композитор аларга үз талантларын ачарга, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә ярдәм итә.  Алар декорацияләрне, костюмнарны да әти-әниләр ярдәмендә үз куллары белән эшлиләр.

Тәкъдир ителгән китапны чыгару теләге балалар белән эшләү дәверендә туган. Китап үз эченә балалар өчен музыкаль спектакльләрне ала. Аны чыгаруга ООО “Инвестторг” җитәкчесе Вадим Самаркин ярдәм иткән.

Чараның икенче бүлегендә балалар үзләренең иҗади җимешләрен, мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Рияна Гарифуллина, Анюта Милованова, Амина Агишева, Наил Самигуллин “Шүрәле үч алмый” спектален уйнадылар. Габдулла Тукай сүзенә язылган музыкаль спектакль “Кызыклы шәкерт”не Анюта Милованова, Айсылу Хайруллова, Эмилия Хафизова сәхнәләштерде. “Мушкетерлар” –(Роберт Миннуллин сүзләре, Риф Гатауллин көе) Сергей Захаров, Милана Каргина башкаруында күңелләргә ятыш булды. Риф Гатауллин  Илгизәр Фазуллин сүзенә язган “Тормышым матур” җырын Анастасия Черменская башкарды.

Очрашу –китап тәкъдир итү кичәсе “Кышкы каникул” ( Мөдәррис Әгъләмов сүзе, Риф Гатауллин көе) әсәрен “Осланкай” музыкаль театрының тулы составта башкаруы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев