Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Олы Мәми авыл җирлегендә гражданнар җыены узды

Җыен Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин һәм район хезмәтләре җитәкчеләре катнашында узды.

Җыен башланыр алдыннан фельдшер Татьяна Сальцинова теләгән һәр кешегә басымнарын үлчәде, шулай ук ОРВИ һәм гриппны профилактикалау буенча аңлату әңгәмәсе үткәрде.

Җыенда Олы Мәми авыл җирлеге башлыгы Галина Фоминаның 2022 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2023 елга куелган бурычлар буенча хисабы тәкъдим ителде.

Галина Александровна үз чыгышында авыл җирлеге бюджетын анализлады, бюджетның керем өлешен тулыландыруга җентекләп тукталды.

Шулай ук халык алдында Югары Ослан үзәк район хастаханәсенең халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Дана Хөсәенова чыгыш ясады, аның темасы коронавирус инфекциясенә, йөрәк-кан тамырлары авыруларына, аларның симптомнарына һәм авыруны булдырмау буенча профилактикалауда булды.

Мошенниклык гамәлләре һәм мошенникларның хәйләләренә эләкмәү киңәшләре турында полиция майоры Ленар Габдрахманов сөйләде.

Йомгаклау сүзе Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянинга бирелде, ул авыл җирлегенең уңай эшен билгеләп үтте. 

Җирле халык үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде һәм тулы җаваплар алды.

 

фото район порталыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сходы граждан халык җыеннары