Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Олы йөрәкле каенана-әни

Әни беркайчан да безгә, балаларыбызга кырын карап, авыр сүз әйтеп рәнҗетмәде, әти белән ярдәм итә алган хәтле булыштылар

«Килен» һәм «каенана» сүзләре бер-берсенә бик нык бәйләнгән. «Килен - каенана туфрагыннан» һәм, шулай ук, «Килен кеше - ким кеше», дигән әйтемнәр халык арасында бик нык таралган. Ир-егет, гадәттә, үзенә тормыш итәр өчен ярны әнисенә охшатып сайлый. Чөнки алар өчен әниләре җир йөзендәге иң гүзәл һәм иң акыллы, уңган хатын-кыздыр, мөгаен. Шуңа күрә, килен - каенана туфрагыннан, дигән сүзләр дөреслеккә бик якын килә. Шулай да тормыш гел яхшылыклардан гына тормый шул, каенана белән килен, килен белән каенана тыныша алмыйча яшәгән гаиләләр дә бар арабызда. Болары инде килен кеше - ким кеше, я булмаса каенана - каен шырпысы дигән әйтемнәргә туры килә. Сүзем андыйлар турында түгел, ә тату яшәүче каенана белән киленнәр, районыбызның хөрмәткә лаек Фәйзулова Сания апа турында.

“Мин килен булып төшкәндә каенатам белән каенанама 56 яшь иде.Алар белән 80 яшьлек дәү әни дә бар иде әле. Беренче көннән “әти ,әни” дип эндәштем. Бүгенге көндә әти арабызда юк инде. Сөйләгән сүзләребез дога булып барсын. Миңа”кызым”дип дәшмәсәләр дә “Асия” дип елмаеп каршы алдылар, озатып калдылар. Килендәшем Татьяна белән дә шулай ук. Юк, без алар белән бер түбә астында гомер кичермәдек, әмма олылап яшибез.  Бер ялда минем әти-әни хәлен белсәк, киләсендә-аларга менә идек”,-дип сүзен башлады әңгәмәдәшем Асия ханым Фәйзулова.

“Мин үзем дә әнием белән дәү әниемнең 30 елдан артык тату яшәүләрен күреп, үрнәк алып үстем. Каенанам Сания исемле. 1934 елның 15 сентябрендә олы бала булып дөньяга килгән. Сугыш чоры баласы булып, ачлык-ялангачлыкны күреп, эшкә өйрәнеп үскән. Әтиләре сугышка киткәч, әнисенең зур ярдәмчесе булган, аннан соң бит әле кечкенә энесе, сеңелесе дә бар. Яңа Болгар мәктәбендә белем алган. Әти белән бер сыйныфта укыганнар. “Әтиегез математикадан көчле, күчерергә бирми иде”,- дип сагынып искә ала әни. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга тегүчеләр курсында укый, уңышлы гына тәмамлый. Ватан авылының чибәр егете Әнвәр белән гаилә коралар. Язмыш җилләре яшь гаиләне Томск якларына илтә.

Беренче балалары Римма апа дөньяга килә. Шулай да туган як, туган нигез, туган туфрак үзенә тарта. Яшь пар 1961 елда Ватан авылына, әтинең төп нигезенә кайтып урнаша. Дөньяга 1963 елда Әнәс, 1967 елда Рәис уллары килә. Шулай итеп, алар тигезлектә 3 бала үстерәләр. Бик күп еллар Яңа Болгар авылындагы фермада сыер савучы булып, алдынгылар сафында эшли. Ул елларда үзе белән эшләүчеләрне сагынып, кызыклы мизгелләрне елый-елый искә ала. Намуслы фидакәрь хезмәте өчен “Хезмәт ветераны” исеменә лаек. Әни үзе дә күп еллар каенана белән яшәде. Бәлки шуңа күрәдер дә, әни үзенең киленнәренә, безгә, бик тә мәрхәмәтле булып, зирәк, акыллы киңәшләрен биреп, менә үзе дә 33 елдан бирле каенана булып яшәү бәхетенә иреште һәм алга таба да дус-тату яшәрбез дигән нияттә калам.

Әни беркайчан да безгә, балаларыбызга кырын карап, авыр сүз әйтеп рәнҗетмәде, әти белән ярдәм итә алган хәтле булыштылар. Бары бергә булса, югы уртак иде. Әниебез сиксән тугыз яшенә кадәр балаларының, 5 оныгының, 4 оныкчыгының хөрмәтен күреп яши. Сәламәтлеге какшаган булса да “үз өемдә – үз көем “ дип, бүгенге көндә Мәскәүдән кунакка кайткан сеңлесе Асия апа белән үз йортында җәй буе яшиләр. Якыннары һәр көн диярлек хәлләрен белеп, кирәкле даруларын, тәм-томнарын китереп торалар. Тирә-күршеләре Фәридә, Алсу, Әлфинур апалар да  сукмакларын өзмиләр, аларга рәхмәтләребез зур.

Олы йөрәкле, киң күңелле әниебезне 15 сентябрьдә булып узган гомер бәйрәме, туган көне белән котлап, аңа ныклы сәламәтлек теләп, алга таба да безне сөендереп, хәер-фатихасын биреп яшәвен телибез. Барлык киленнәргә дә, каенаналарыгызны, нинди булуларына карамастан, хөрмәтләгез, киләчәктә балаларыгыз да сезне шулай хөрмәтләрләр, дип, мәңгелек хакыйкатьне искә төшерәм»-дип сүзен йомгаклады Асия ханым.

Шундый матур, җылы әңгәмә өчен Асия ханымга олы рәхмәтләремне белдерәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев