Өлкән яшьтәге кешеләр арасында террорчылыкны профилактикалау
Өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар еш кына куркынычсызлык чараларын санга сукмый һәм оныта, әмма җинаятьчеләрнең корбаннары нәкъ менә шушы категория гражданнар була да.
Шуңа бәйле рәвештә «Островок надежды» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре даими рәвештә террорчылыкны кисәтү буенча инструктажлар үткәрә. "Экстремизмга - юк!” айлыгы кысаларында социаль хезмәтләр алучыларга «Террорчылыкка каршы төп көрәшчеләр - уяу гражданнар» видеоролигы күрсәтелде. Өлкән яшьтәге гражданнар террорчылык төшенчәсе, аның барлыкка килү сәбәпләре, мөмкин булган нәтиҗәләр, куркыныч янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, шикле әйберләр табылганда эшләнелергә тиеш гамәлләр белән таныштылар.
Инструктажның төп максаты - гражданнарга экстремаль һәм гадәттән тыш хәлләрдә дөрес ориентлашырга һәм эш итәргә, психологик яктан үз-үзеңне яклауга әзер булырга, шикле кешеләргә, теләсә нинди шикле предметларга игътибар итәргә, барлык шик уяткан әйберләр турында хокук саклау органнары хезмәткәрләренә хәбәр итәргә ярдәм итү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев