Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Октябрьский мәктәбендә сугышчан почмак ачылды

Октябрьский урта мәктәбендә авыл китапханәсе белән берлектә Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Синең белән горурланам - Россия солдаты» дип аталган сугышчан почмак ачылды.

Чарада дәрәҗәле кунаклар: ветераннарның иҗтимагый оешмасы рәисе, «Хәтер вөҗданы» эзләү отряды җитәкчесе Троицкая Римма Сергеевна, мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре белән эшләү буенча социаль координатор Мулянов Андрей Сергеевич, «Алдынгылар хәрәкәте» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Бурдин Николай Сергеевич, Октябрьский авыл җирлеге башлыгы Азизов Шамил Рәмис улы, МХОда катнашучы сугышчыларының әти-әниләре һәм туганнары катнашты.

Укучылар катнашучыларны сугышчан почмакның барлыкка килү тарихы, авылдашларының тормыш һәм сугышчан язмышлары белән таныштырдылар. Малайлар хоры В.Пеленягрэ сүзләренә, И.Матвиенко музыкасына «Позови меня тихо по имени» һәм М. Андреев сүзләренә, И.Матвиенко музыкасына «Березы» җырларын башкарды. Чарада мәктәпне тәмамлаучылар турында истәлекләр белән бүлештеләр. Җирле шагыйрьләр: Троицкая Р.С., Гыйззәтуллин Р.Х һәм Артемьева Н.М. Ватан, батырлык турында шигырьләр укыдылар, аларны МХО сугышчыларына багышладылар.

Очрашуның кунаклары авылдашларына махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларга, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган ярдәм һәм гуманитар ярдәм җыю турында сөйләделәр. Илебезне, тынычлыгыбызны яклаучыларыбызның әниләренә, хатыннарына, якыннарына рәхмәт йөзеннән чәчәкләр тапшырылды. Мәктәп укытучылары сугыш почмагының әһәмиятен билгеләп үттеләр, нәкъ менә монда рухи мәдәният формалашуын ассызыкладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев