Октябрьский бистәсендә алмалар бүләк иттеләр
Гыйнвар башында гадәти булмаган бәйрәм - алма бүләк итү көне бар. Алма яхшы сәламәтлекне символлаштырганга күрә, яңа ел бәйрәмнәрендә алма бүләк итү - ел буена нык сәламәтлек теләү дигән сүз.
Октябрьский бистәсе мәдәният йортында "Хуш исле алма" дип аталган танып - белү-күңел ачу сәгате булып узды.
Балаларга кунакка чибәр кыз килде. Ул тантананың төп героен - баллы һәм сусыл алманы хөрмәтләде.
Чарада катнашучылар бу җимешнең Россиядә беренче мәртәбә ничек барлыкка килүен, алмадан нинди ризыклар әзерләргә мөмкин булуын, алманың файдалы һәм шифалы үзлекләре турында белделәр.
Балалар "Уңыш җыеп ал", "Алма турында әкиятләр", "Алмалар өлгерде" һәм башка уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар.
Кичә конфетлы һәм печеньелы чәй эчү белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев