Октябрьский бистәсе мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды
Югары Ослан. Татарча

Октябрьский бистәсе мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды

Октябрьский урта гомуми белем бирү мәктәбендә 9 һәм 11 сыйныфларны тәмамлаучыларга өлгергәнлек аттестатлары тапшыру тантанасы узды.

Аттестат алу – һәр укучы өчен әһәмиятле вакыйга, чөнки аттестат - чыгарылыш укучыларының мәктәптәге уңышларына гомуми бәя бирү генә түгел, ә күп кенә балалар өчен олы тормышка юллама да.

Тантаналы шартларда, ата-аналар һәм педагоглар катнашында төп гомуми һәм урта гомуми белем турында аттестатлар тапшырылды.

Укучыларны мәктәп директоры Г.Усманова котлады һәм аттестатлар тапшырды. Быел 9 сыйныфны тәмамлаган 2 укучы кызыл аттестат алды. Ә 11 нче сыйныфны тәмамлаган Азизов Адель кызыл аттестат белән бергә 1 нче дәрәҗә медаль алды.

Балалар адресына киләчәктә дә укуларында уңышлар теләп, хәер-фатиха сүзләре яңгырады, педагогларга һәм ата-аналарга рәхмәт сүзләре әйтелде.

Чыгарылыш укучыларын, ата-аналарны, педагогларны әлеге мөһим вакыйга белән котлыйбыз! Мәктәпне тәмамлаучыларга алга таба да төрле уку йортларында уңышлы укуларын дәвам итүләрен, кыенлыклар алдында бирешмәүләрен һәм үз-үзләренә ышануларын телибез!

Хәерле юллар сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары!

Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, ДзенТелеграм,


Нет комментариев