Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Октябрьский балалары «Чүпкә урын юк!” акциясендә катнашты

Октябрьский балалар бакчасы» балалары тәрбиячеләре белән “Чүпкә урын юк!” экология акциясендә катнаштылар.

Акциядә катнашучыларның барысы да Октябрьский бистәсе күле ярында җыелды. Тәрбияче Юлия Назарова акциянең максаты турында кыскача аңлатып үтте, табигатьтә, сулыкларда һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеге турында искәртте. Кыска инструктаждан соң, балалар барысы да бердәм эшкә керештеләр. Балалар зур энтузиазм белән чүпне пакетларга җыйдылар.

“Чүпкә урын юк!” акциясе уңышлы үтте, ул балаларның һәм педагогларның табигатькә җаваплы караш тәрбияләү буенча бергәләп эшләвенең ачык мисалы булды.

Акция балаларга үзләрен күзәтүчеләр итеп кенә түгел, ә әйләнә-тирә мохитне саклау процессында актив катнашучылар итеп тоярга мөмкинлек бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев