Октябрьский авыл китапханәсендә балалар язучысы Җәүдәт Әфтах улы Тәрҗемановның тууына 105 ел тулу уңаеннан «Әдәби календарь: Җәүдәт Әфтах улы Тәрҗеманов» дигән әдәби сәгать үткәрелде.
Чара барышында Октябрьский балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. Ул 1920 елның 8 июлендә Казанда туа. Тәрҗемановның барлык әсәрләре дә җанлылыгы, йомшаклыгы һәм җылылыгы белән аерылып тора, ә балаларга булган мәхәббәте, аларга карата сакчыл һәм ихлас мөнәсәбәте аның барлык иҗатында чагыла. Җәүдәт Әфтах улы балаларга табигатьнең һәм җәмгыятьнең катлаулы күренешләре, әйләнә-тирә дөньяның серле һәм аңлаешсыз нәрсәләре турында гади, аңлаешлы, ышандырырлык һәм ачык итеп сөйли белә иде. Чара ахырында балалар бергәләп «Шуктуган» әкиятен укыдылар.
Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, Дзен, Телеграм,
Нет комментариев