Октябрьский балалар бакчасында төлке көнен билгеләп үттеләр
1 ноябрьдә бөтен дөньяда «Төлке көне» билгеләп үтелә. Ул кешеләргә табигать дөньясының күптөрлелеген сакларга һәм барлык хайваннар, шул исәптән төлке төрләренең сакланышын кайгыртырга кирәклеген искә төшерү өчен билгеләнгән.
Төлке - күп кенә рус халык әкиятләренең яраткан герое, акыллы һәм хәйләкәр кыргый хайван. Рус әкиятләрендә төлкене яратып «Лисичка-сестричка», «Лиса Патрикеевна», «Күмушка-Лиса» дип атыйлар. Җитмәсә, җирән чибәр төлкене чын мәгънәсендә «Төлке - урман гүзәле» диләр.
Бу героиняга Октябрьский балалар бакчасының өлкән төркемендә тематик дәрес багышланды. Балалар тәрбияче белән төлке сурәте төшерелгән иллюстрацияләрне карадылар, бу хәйләкәр җәнлекнең кайда яшәвен, нәрсә белән туклануын белделәр, үзләренә төлке битлекләре ясадылар, әкиятләр укыдылар, җирән хәйләкәр турында табышмаклар чиштеләр, "Төлке һәм куяннар" - хәрәкәтчән уенын уйнадылар.
Урамда көз, ә төлке елның бу алтын чорының барлык бизәкләрен хәтерләткән матур төскә ия.
Төлкегә багышланган көн мавыктыргыч узды һәм балалар җирән җәнлек тормышыннан күп кенә кызыклы мәгълүмат белделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев