Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

“Өйләнәм, туйга әзер торыгыз”, – диде”

Украинада махсус хәрби операция вакытында хәрби бурычын үтәгәндә Югары Ослан районы егете Азиз Саттаровның гомере өзелгән. 26 яшьлек егетнең үлеменнән соң туганнары әле аңына килә алмый. Эх, яшьлекнең иң матур мәле... Күпме хыяллар чынга ашмый калды: сөйгәне белән тормыш кору, балалар үстерү, үз куышыңны булдыру!..

“Хәрби булам”

Зәйтүнә апа Әхмәтованың нәсел-нәсәбе Югары Ослан районыннан, ләкин язмыш җилләре берара яшь кызны Үзбәкстанга ташлаган. Шунда тормыш иптәше Шәүкәтне очрата. Яшь парның баштан кызлары, аннан соң 1995 елны уллары Азиз туа. Билгеле бер авырлыклар килеп тугач, аларның тормыш юллары аерыла. Зәйтүнә ике кечкенә баласын алып Югары Осланга юл тота. 

Чит җирләрдән кайтып кергән хатынны кем кочак җәеп каршы алсын, ди. Әмма Зәйтүнә теш-тырнагы белән түзә. Күченеп кайтканнарга бирелгән өйне дә пөхтә итеп җыештыра. Кызын мәктәпкә, өч яшьлек улын балалар бакчасына урнаштыра, үзе төрле эшләрдә эшли. Балалары да әниләренең игелекле тәрбиясен алып, тәүфыйклы булып үсә. Азиз беренче сыйныфка укырга кергәндә, Зәйтүнә апа Геннадий Григорьев белән таныша. Нечкә күңелле ир балалар белән уртак телне тиз таба, аларны үзенеке итеп тәрбияли. Хәтта Зәйтүнәнең кызы белән улы аны “әти” дип йөртәләр. Кечкенәдән ата назы, тәрбиясен күрмәгән балалар менә шулай әтиле булып куя. Гаиләне түгәрәкләндереп тагын бер малай, төпчекләре Артем дөньяга килә.

Азиз кечкенәдән китап укырга яраткан. Авыл китапханәсендә нинди яңа китап пәйда була, шуны иң беренче булып укый бара. Мәктәптә дә әти-әнисе йөзенә кызыллык китермәгән, яхшы билгеләргә генә укыган. Бөтен бәйрәмнәрдә актив катнашкан, кирәксә җырлап та биргән, биегән дә, сәхнәдә көлдергән дә.

– 2014 елда гаиләбезгә зур кайгы килде – кызым Мәдинә поезд астында калып һәлак булды. Азиз бик кайгырды, алар арасында нык бәйләнеш булды. Үзем дә чак кына үлмәдем, ни тере, ни үле түгел идем. Упкын кырыенда идем, ике улым гына тартып алды аннан, – бәгырен телгәләгән әлеге җан өшеткеч фаҗига турында Зәйтүнә апа сөйләргә яратмый, шуңа сорауларыма да өзек-өзек кенә җавап бирде. – Россия тимер юллары белән елларга сузылган суд процесслары тәмам йончыктырды. Кызым гаиләсе белән Чуашиядә яши иде. Тимер юлы аша чыкканда, онытылган, күрәсең, поездны абайламый калган. 

Шуннан сүзен шунда ук Азизга бора.

– Кечкенәдән үк аның бер хыялы бар иде, хәрби булу. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң контракт буенча Ерак Көнчыгыштагы хәрби частьтә хезмәт итте. Максатчан булды, уйлаганына теше-тырнагы белән ирешергә тырышты. Буш вакыты булган саен китапка ябышты. Хәтта, хәтерлим, армиядә хезмәт иткәндә, төннәр буе китап укыганы өчен шелтә алган. Шәхси тормышы, дуслары турында да һәрчак хәбәрдар булдым. Бөтен эч-сере белән уртаклашты. Ә менә Украинага китүе турында гына миңа әйтмәде.

«Син яшәмәячәксең»

Донецкида Азизны диңгез пехотасында разведка бүлекчәсенә билгелиләр. Иң хәтәр операцияләр алар өстендә була – “тел алу”, төрле мәгълүматлар юнәтү.

– Бермәлне Азиз көлеп шалтырата. Әни, мин телне кулга төшердем, ди. Украинаның төп корректировщигын ачыклаган. Җитмәсә, берүзе. Янында беркем булмаган, – дип сөйли Зәйтүнә апа. – Теге кеше безнең гаскәрләрнең кайда урнашуын украиннарга җибәреп торган. Әле шул чакта Украина кешесе аңа янап та алган: “Мин сине барыбер табачакмын, син яшәмәячәксең”, – дигән ул. Менә шул чакта аның ике командиры чабып килгән, сиңа моның өчен бүләк тиешле, дигән алар. Ул бүләк килеп җитмәде, бәлки, хәрби операция тәмамлагач билгеле булыр. Бер аянычлы хәл турында улым елый-елый сөйләде. Луганскида күз алдында бер госпиталь өстенә бомба төшкән, яраланучылар да күп булган. Җитмәсә, шәһәрдән китми калган кешеләр аның подвалында яшеренгән була. Алар арасында балалар да бит әле. 14-15 яшендәге өч кызны хәрабәләр арасыннан табып алып чыгарган. Тик алган яраларыннан һәлак булган сабыйлар. “Яшисе дә яшисе иде әле, алар бит фәрештә”, – дип җан ачысы белән әрнеп сөйләде ул.

Махсус хәрби операция барышында Попасная шәһәрен азат итү тарихка аерым бер бүлек булып кереп калыр, мөгаен. Әлеге бәрелешләрдә Азиз да катнашкан. Ул көннәрдә хәрби якыннары белән бик озак элемтәгә чыга алмый. Попасная шәһәрен азат итү озакка, ике айдан артык вакытка сузыла. Шәһәр биеклектә урнашкан, һәм Украина кораллы көчләре һич кенә бирергә теләмәгән, чөнки аның аша тимер юлы үтә, аны бирсәң, димәк, корал белән тәэмин итү юлы өзеләчәк.

– Бөтен шәхси сектор окоплар һәм элемтә юллары белән казылган булган, – дип сөйли Зәйтүнә апа. – Һәр 100 метр саен оборона сызыгы. Алар буенча җир астына төшеп китеп була, ди. Траншеяләрен табу да җиңел түгел өстән алар такталар, җир һәм ботаклар белән капланган.  Егетләребез аларны пилотсыз аппаратлар ярдәмендә табарга өйрәнгән. Азиз моны, “ювелир эше”, дип атады. Ниһаять, ул шәһәрне Россия хәрбиләре азат иткәч, җиңел сулап куйганнар. Күпме хезмәт, күпме тир... һәм кемнеңдер гомере бәрабәренә алынган ул. Азиз бик нык куанды инде. Аның отряды алгы сызыкта булган. Аннан соң – Камышеваха. Андагы бәрелешләр турында әтисенә сөйләгән ул. Аяусыз көрәш барган, шуның барышында мина кыйпылчыгыннан Азиз бик каты яраланган. Госпитальдән чыгып ике көн үткәннән соң, разведчиклар 12 июнь көнне хәрби биремгә китә. Бәрелешләр вакытында БТРга утырган егетләр өстенә снаряд төшә. Шуның кыйпылчыгы Азизның йөрәгенә эләгә.

– Үләр алдыннан, күңеле сизгәндәй, улым миңа шалтыратып алды. “Әни, йөрәгем тыныч түгел. Кичә генә төшемә апам Мәдинә керде, артымнан килеп кочаклап алды. Сагынган күрәсең”, – диде ул. Бик каты эчем пошты моңа. Үземә урын таба алмадым, бер эшкә дә кулым бармады. Шундый кайгы килер дип кем белсен?! Һава торышы да шулай тәэсир итәдер инде, дип юаттым үземне. Ә ул улымны югалтуга булган икән... – бу урында әни кеше күз яшьләрен тыя алмыйча елап җибәрде. 

“Ике балам да бик тиз китте”

15 июнь көнне Зәйтүнә апаларның ишеген кагалар. Хәрби киемдәге кешеләрне күргәч, барысын да аңлый ана.
– Кызым вафатыннан соң 9 ел үткәч, улымны да салкын гүрләргә иңдердем. Ике баламны да Аллаһы Тәгалә арабыздан бик тиз алып китте. Бакый дөньяга да изге җаннар, кирәктер. Улыма нибары 26 яшь иде. “Мин, һичшиксез, кайтачакмын, әни, әмма әлегә мин монда кирәк”. Соңгы сүзләре шул булды улымның, – дип сыкрана ул. 

2022 елның 19 июнендә Азиз Саттаровны Югары Осланның Введенское Слобода бистәсе зиратына җирлиләр.
– Казан кызы белән очрашып йөрде улым. Ялга кайткач, өйләнәм, туйга әзер торыгыз, дип искәртеп куйган иде. Шуңа йорт-җир тирәсен төзекләндердек, ремонт эшләдек. Бар эшләгән акчасын үзенә тотмыйча, безгә җибәрә иде. Аның кебек игелекле балалар бармак белән генә санарлыктыр. Әле һаман да Азизның телефонына шалтыратам, акылдан шашкан бу, дип уйламагыз. Улымнан калган истәлек ул, аларның барысын да барлыйсым килә. Шалтырату бара. Ләкин алучы гына юк. Кайтарсыннар иде аны, һәрхәлдә Азизның гәүдәсен кайтарган хәрби дусты Максим вәгъдә биргән иде, – диде Зәйтүнә апа уйга батып.

Азиз Саттаров үлгәннән соң Россия Федерациясе Президенты Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлык,  каһарманлык һәм фидакарьлек өчен “Батырлык ордены” белән бүләкләнде. Гыйнвар аенда хәрби егет хөрмәтенә Введенское Слобода бистәсе мәктәбендә мемориаль такта ачылды. 

– Әтисе Шәүкәт белән күп еллар аралашмадык, ул Үзбәкстанда калды бит. Балалар аны белмәде дә. Инде менә эзләүгә бирдек, кайбер фаразларга караганда, ул күптән вафат, – ди улын югалткан ана. 

Зәйтүнә апа сүзләренчә, Азизны җирләүдә сыйныфташлары, дуслары, туганнары зур ярдәм күрсәткән. «Барысына да рәхмәтләрем чиксез», – диде ул.
Азизның урыны оҗмах түрләрендә булсын, ә әнисенә һәм туганнарына бу ачы хәсрәтне кичерергә Аллаһы Тәгалә көч һәм сабырлык иңдерсен иде. Сүз уңаеннан, батырның энесе Артем да аның юлын сайларга –хәрби разведчик булырга хыяллана. 

Фотолар: шәхси архивтан

shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев