«Нурлы Рамазан» бәйгесе тәмамланды
Быел Татарстан мөфтияте Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарын матур итеп бизәү буенча өченче тапкыр “Нурлы Рамазан” бәйгесен игълан итте.
Республикада бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый, коммерцияле, шәхси, дәүләт, дини оешмалар, физик затлар чакырылды. Моның өчен алар халыкка хезмәт күрсәтү оешмаларында керү урыннарын бәйрәмчә итеп бизәргә тиешләр иде. Иң матур бизәлешне башкаручыга “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторыннан хаҗга юллама бүләк ителәчәк. Бәйгенең калган җиңүчеләрен шулай ук мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр көтә.
Бәйге 2025 елның 20 февраленнән 30 мартка кадәр 4 этапта үткәрелде.
Бәйгедә аеруча әһәмият:
- ислам һәм Рамазан ае символикасын куллану;
- гадәти булмау һәм яңалык өстәү;
- масштаблык;
- эстетик күркәмлек;
- бизәүгә мәгънәви төсмер өстәү;
- ут-яктырту бизәлешендә хәзерге заман технологияләрен файдалануга бирелде.
Быел барлыгы 38 бина көч сынашты - нәкъ менә шуның кадәр урын Рамазан аена бизәлде!
Ниһаять “Нурлы Рамазан” бәйгесендә җиңүче билгеле булды һәм аңа хаҗга сертификат тапшырылды! Җиңүче булып Мөслим районы Баланлы авылыннан Газыймовлар гаиләсе танылды. Гаилә башлыгы Җәмил хәзрәт - авыл имамы.
Әлеге бәйгедә Югары Ослан авылының “Салихҗан” мәчете дә катнашты. Рамазан ае башланыр алдыннан мәчетнең тирә-яны, бүлмәләре күмәк көч белән чистартылды, юлды. Тышкы як диварлар төсле утлар белән бизәлде.
Тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе булып районыбызның имам мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншинга Республикабызның мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан дәрәҗәле Диплом тапшырылды.
Татарстан Диния Нәзарәте “Нурлы Рамазан” бәйгесендә катнашучыларның барысына да Татарстанда Рамазан ае бәйрәм мохитен тудыруга керткән өлешләре өчен рәхмәтләрен җиткерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев