Нурихан Фәттахны искә алу
Вахит авыл китапханәчесе «Халыкның рухи казанышы hәм горурлыгы»-дип аталган әдәбият сәгате уздырды.
Китапханәдә «Тарихи роман остасы»- дип аталган, тарихи роман остасы, ТРның халык язучысы, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Н.Фәттахның 95 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе оештырылды .
Китапханәче язучының биографиясе һәм иҗаты турында сөйләде, китап күргәзмәсе янында күзәтү һәм язучының иҗаты буенча әдәби викторина үткәрелде, шулай ук аның әсәрләреннән өзекләр укылды. Нурихан Садрилмән улы Фәттах бик күп исемнәргә лаек шәхес - язучы, тәрҗемәче, тарихчы, тел белгече, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының Халык язучысы, 1992 елда Халыкара биографик үзәк (Кембридж, Англия) аны, дөньяның күренекле шәхесләре исемлегенә кертеп, “Ел кешесе” дигән диплом белән бүләкли.
Н.Фәттах – 1965 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
1928 елның 25 октябрендә БАССРның Яңавыл районы Күчтавыл авылында крестьян гаиләсендә туган. Нурихан Фәттах татар әдәбиятында һәм гомумән мәдәнияттә бик зур иҗади мирас калдырган. Аның хикәяләре, очерклары, романнары төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләренең игътибарын җәлеп итә. 1944 елда Н.Фәттахның беренче шигырьләре «Совет» журналында басыла (хәзерге «Казан утлары»). 1957 елда аның беренче романы « Сезнеңчә ничек?» әсәрендә ул үзен өлгергән әдип итеп күрсәтә. Н.Фәттах балалар әдәбияты, драматургия, әдәбият өлкәсендә дә нәтиҗәле эшләүче әдипләрдән. Балалар өчен ул «Тегермәндә» (1957), «Өч туган» (1961), «Ирек, Алмас һәм Җәлил» (1966), «Яшь чакларда» (1967), «Безнең бабай» (1976) исемле хикәя җыентыклары чыгара, «Энҗеле Үрдәк» дигән пьеса-әкият яза һ.б. Тәрҗемә өлкәсендә В.Гюгоның «Хокуксызлар» романын, О. де Бальзакның «Отец Горио» романы белән сайланма хикәяләр җыентыгын, И.Гончаровның «Обломов»ын һ.б. рус язучыларының әдәби әсәрләрен татарчалаштыра.
2004 елның 18 февралендә вафат була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев