Никольский бистәсендә Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде
Урманчылар көнен чын мәгънәсендә һөнәри генә түгел, гомуми бәйрәм дип тә санарга мөмкин. Урман бит ул безнең уртак байлыгыбыз!
Никольский бистәсендә, сый тулы өстәлләр артында, тормышлары урман белән бәйле булган авыл кешеләре җыелды. Аларга кунакка күршеләре -"САФ" вокаль дуэты килгән иде.
Үзешчән артистлар аларны чын күңелдән һөнәри бәйрәмнәре - Никольский бистәсе халкын һәм урманга мәхәббәт һәм хөрмәт белән караучыларны Урман хуҗалыгы хезмәткәре көне белән котладылар!
"Барыгызга да нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм Татарстан урманнары өчен хезмәт итүегездә уңышлар телибез!", - диде Айгөл Нуриева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев