Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Никита Тимохин - республика бәйгесендә җиңүче

7 декабрьдә Казан Кремлендә коррупциягә каршы республика иҗади эшләр конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды.

Конкурска 700гә якын эш керде. «Коррупциясез киләчәкне төзибез» номинациясендә республика күләмендә иң яхшы инша авторы итеп Татар Борнашы урта гомумбелем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Никита Тимохин танылды. Тантаналы шартларда, мәртәбәле кунаклар, күренекле сәяси һәм җәмәгать эшлеклеләре алдында ул 1 дәрәҗә диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде, шуннан соң трибуна артына басып язган иншасының өзеген укыды.

Бәйгене оештыручылар Никитага һәм аның җитәкчесе Наталья Владимировнага рәхмәтләрен  белдереп, уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: победитель конкурса антикоррупционная комиссия

2
X