Наркотикларсыз дөнья
Бакча Сарай авыл клубы мөдире наркотикларга каршы юнәлешле Бөтенроссия айлык кысаларында наркотиклар куллануга һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы халыкара көрәш көне уңаеннан “Наркотикларсыз дөнья” мәгълүмати сәгате уздырды.
Хәзерге җәмгыятьнең актуаль проблемасы – ул бәйлелек. Һәр яшүсмергә бу коточкыч авыру турында мәгълүматны җиткерү мөһим.
Әңгәмә барышында Асия Фәйзулова кеше организмы өчен наркотикларның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын, шул исәптән аларның баш миенә ничек йогынты ясавын һәм сәламәтлекләре, психикасы һәм кешелек мөнәсәбәтләре белән нинди кайтарып булмаслык проблемалар китереп чыгаруын хәбәр итәргә тырышты.
Балалар наркотикларның физик сәламәтлеккә һәм аның социаль иминлегенә тискәре йогынтысы турында мәгълүмат булган "Наркотикларсыз дөнья" мәгълүмати буклетларын алдылар.
Һәркем үзен һәм тормышын саклап калу өчен наркомания проблемасын һәм аның нәтиҗәләрен белергә, сәламәтлеген кайгыртырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев