Наркотиклар – ул явызлык
Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләр өчен наркотиклар куллануга каршы акция үткәрделәр.
Чараның максаты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, наркотиклар куллануның аяныч нәтиҗәләре белән танышу. Шулай ук наркотик матдәләр кулланучы һәм наркотиклар белән мавыктырырга тырышучы затлар белән үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен, наркотик матдәләргә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру турында җитди сөйләшү булды. Яшүсмерләргә наркотик матдәләрнең кеше организмына, бигрәк тә үсә торган организмга зарарлы йогынтысы, наркотиклар кулланучыны киләчәктә нәрсә көтүе, наркотик матдәләрне саклау һәм куллану өчен җинаять җаваплылыгы турында аңлатып үттеләр.
Балалар бердәм фикергә килделәр: наркотиклар - ул явызлык, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, күбрәк укырга һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк! Чара барышында барысы бергә «Спорт наркотикларга каршы»плакатын ясадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев