Район мәдәният йорты каршындагы «Мәдәниятләр диалогы» музеенда Печищи мәктәбе укучылары өчен Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан геройлар истәлегенә багышланган Батырлык дәресе узды.
Чара Әфганстаннан гаскәрләрне чыгару еллыгына багышланган Бөтенроссия акциясе кысаларында уздырылды. Музей җитәкчесе Анжеликка Решетова катлаулы шартларда интернациональ бурычларын үтәгән якташларыбызның батырлыгы турында сөйләде. Әфганстан республикасында интернациональ бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен биш якташыбызның Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнүе турында әйтеп үтте. Үзләренең хәрби бурычларын үтәгәндә Токанин Валерий Андреевич, Казаков Анатолий Евгеньевич, Владимиров Анатолий Егорович, Белов Владимир Григорьевич чит җирләрдә һәлак булдылар. Ә Демашин Михаил Юрьевич туган якларына әйләнеп кайтты. Чараны оештыручы Ватаныбыз өчен көрәшүчеләрнең истәлеген саклауның мөһимлеген ассызыклап үтте.

Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, Дзен, Телеграм,
Нет комментариев