Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Музей – ул тылсымлы дөнья

Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында Халыкара музейлар көненә карата “Музей – ул тылсымлы дөнья” дигән танып-белү әңгәмәсе узды.

Клуб мөдире Алефтина Саттарова катнашучыларны бәйрәм тарихы белән таныштырды һәм бөтен дөнья буйлап музейларның барлыкка килүе, музейларның төрле-төрле булуы, шулай ук музейлар турында гаҗәеп фактлар турында сөйләде.

 Балалар авыл мәдәният йорты каршында оештырылган туган якны өйрәнү музеенда булдылар, ата-бабаларыбызның көнкүрешен аңларга һәм күрергә ярдәм иткән төрле экспозицияләр белән таныштылар, музейның аерым экспонатлары турында кызыклы тарихлар белделәр.

«Рус өе»ндә балалар  борынгы йорт кирәк-яраклары: табагач, чуен, борынгы савыт-саба, көянтә, урак һ. б. белән таныштылар. Музейларда экспонатларга кагылырга ярамый, ә бу музейда балалар кагылып кына калмадылар, бәлки аларны эштә дә сынап карадылар: табагач белән чуеннарны мичкә куйдылар, үтүкләрне, йон эрләү әсбапларын тотып карадылар.

Туган якны өйрәнү музейларында кешеләр җирле мәдәният белән таныша һәм кече Ватанын бәяли башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев