Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Мулланур Вахитов авылында “Орчык өмәсе” үткәргәннәр

Бәйрәм уңаеннан клубта чигүләрдән һәм авыл халкының кул эшләреннән зур күргәзмә оештырганнар.

Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында Вахит авыл мәдәният йорты мөдире Гөлназ Фәттахова авыл китапханәсе мөдире Сания Сәлимуллина белән берлектә “Орчык өмәсе”: “Тәгәри китте йомгагым” дигән бәйрәм  оештырдылар.

Чара җырлар, әкиятләр, такмаклар, табышмаклар, биюләр белән үрелеп барды. Сания Сәлимуллина белән Гөлназ Фәттахова бәйрәмне аның тарихын сөйләү белән ачып җибәрделәр.

  Орчык ярдәме  белән элек-электән йортларны  начар рухлардан “чистартканнар” икән.  XIX-XX гасырларда орчык бәйрәмен олылау булган. Сарык йонын алганнан соң, хатын-кызлар «Орчык бәйрәме» нә иң иркен йортка җыелганнар. Анда бөтен авылдан йон китергәннәр, аны эшкәртеп, орчык ярдәмендә җепләр эрли башлаганнар. Бу халык традициясе Бөек Ватан сугышы елларында да онытылмаган. Безнең солдатларга  җылы оекбашлар, бияләйләр җитмәгән, аларны авылда кул эшләре осталары бәйләгән. Татар халык гореф-гадәтләре кешеләргә, табигатькә, бер-берсенә карата хөрмәт һәм рәхмәт хисләре тәрбияләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Народные традиции Вахитовское поселение фольклор бәйрәм