Монда тудым, монда үстем, мондадыр тамырларым
Кем генә мөрәҗәгать итсә дә, сүзен тыңлап ярдәм итәргә һәрвакыт әзер.
Матур табигатьле Ватан авылында туып, күп еллар Идел елгасы буенда яшәгәнгәме, аның йөзендә гел елмаю, күңеле яшь аның, шат күңелле, көләч йөзле ул. Гомер юлында күп авырлыклар күрсә дә, тормышка карашы кырысланмаган аның.
Шәүкәт районыбызның Ватан авылында гади авыл эшчеләре Шәмгун һәм Сөембикә Адиевлар гаиләсендә туа. Туганда игезәк сыңары да була, ләкин ул озак яшәми. Ватан мәктәбендә укуын башлап, Яңа Болгарда дәвам итә, Матюшино мәктәбен тәмамлый ул. 1978-1980 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Шул елларда әти-әнисе Киров исемендәге поселокка күчәләр, пенсиягә чыкканчы “Ослан” совхозында хезмәт куялар. Әнисе шушы көннәрдә дә анда яши.
Армиядән кайткач яшь егетне милициягә эшкә чакыралар, эшеннән квартира да бирәләр. Аның күңелен яшь, чибәр Гөлчирә яулап ала. Ул Пермьдә туып, Буада үскән кыз, Арча педагогика көллиятен тәмамлап, Югары Ослан милиция бүлегендә эшли башлый. Соңыннан Югары Ослан мәктәбендә һәм гимназиядә озак еллар хезмәт куя. Яшьләр 1981 елда өйләнешәләр. 1982 елда уллары Рөстәм туа, хәзерге көндә ул Югары Осланның бер оешмасында машина йөртүче булып эшли. 1985 елда кызлары Рәмзия дөньяга килә, ул гаиләсе белән Мәскәүдә яши, ике бала үстерә.
Шәүкәт Шәмгун улы хезмәт юлын су-транспорт милициясендә дәвам итеп, 1999 елда пенсиягә чыга. Ул милиция ветераны, озак еллар эшләү дәверендә күп кенә медальләргә лаек булган.
Аңа өйдә озак утырырга туры килми. 2001 елдан Югары Ослан туган якны өйрәнү музеенда эшли башлый, хәзерге көндә дә шунда хезмәт итә.
Шәүкәткә толлык ачысын да татырга туры килә. Озакка сузылган авырудан соң 12 ел элек яраткан хатыны Гөлчирә вафат була. Аның белән бергә яшәгән бәхетле вакытларын ул сагынып, җылы хәтирәләр белән, хатынына рәхмәтле булып, дулкынланып искә ала.
Актив тормыш алып барган кеше буларак Шәүкәт Шәмгун улы күп еллар җәмәгать эшләрендә дә теләп катнаша. Сайлау кампанияләрендә катнашып, участок сайлау комиссиясе әгъзасы булып тора.
Бүгенге көндә дә ул тынгысыз кеше, аның тирә – як күршеләре олы яшьтәге кешеләр. Олы яшьтәге күршеләрен барлап, исәнлек-саулыкларын күз уңаенда тотып яши. Кирәк булса аларны даруханә, кибетләргә алып барып кайтырга һәрвакыт әзер ул. Кем генә мөрәҗәгать итсә дә, сүзен тыңлап ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Яшәүчеләрнең күбесе җәй айларында гына яши, күп йортлар кыш айларында бушап кала. Аңа аларның йортларына да күз-колак булырга туры килә.
Менә шулай, балаларына, күршеләренә кирәк булып, тыйнак кына яшәп ята авылдашыбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев