Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Мәкнүнә Валиуллина: “Бирешмәдек, Аллаһка шөкер”

Кзыл Байрак авылы – районыбызда озын гомерле кешеләр күп яшәгән авылларның берседер, мөгаен. Мәкнүнә Вәлиуллина – шундыйларның берсе.

Кзыл Байрак авылы – районыбызда озын гомерле кешеләр күп яшәгән авылларның берседер, мөгаен. 

Бу хакта безнең гәзит битләрендә 80-90 яшьлек чикне узган кешеләр турында басылып торган язмалар буенча да фикер йөртергә була. Мәкнүнә Камалеева – шундыйларның берсе. Узган елны  ул 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Мәкнүнә Нурми кызы Теләче районы Терек Тәмти авылында 1941 елның 15 июнендә туа. Бөек Ватан сугышы башлануга барлыгы 6 көн калган була.  Мәкнүнә Камалиевлар гаиләсендә 5нче бала булып туа (барлыгы 6 бала була алар). Сугыш елларының авырлыкларын кечкенә булганга күрә бик хәтерләмәсә дә, сугыштан соң булган ачлы-туклы еллар бик хәтерендә Мәкнүнә апаның.

- Әти сугыштан гарипләнеп кайтканга күрә, артык авыр эшләрдә эшли алмады, бер кулы бик каты яраланган иде. Ул күпчелек ат көтүен көтте, хәленнән килгән җиңел эштә эшләде.  Әни дә колхозның төрле эшләрендә иде. Миңа да аз эләкмәде, авыл мәктәбенең 7 сыйныфын тәмамлагач, мин дә колхозга эшкә кердем. Җәй – комбайнда саламда, кыш фермада сыер саудым, бозаулар карадым. Авылдан яшьләр китмәсен дип, ул вакытта паспорт бирми тордылар, бирмәсәләр дә Теләчегә китеп, май заводына эшкә урнаштым, җәйлеккә генә. Шул арада Сабада кибетчелеккә дә укырга җитештем, дип үткәннәрне исенә төшерә әңгәмәдәшем.

Ниһаять, паспортын кулына алгач, Мәкнүнә дусты белән Казанга китә. Анда ул силикатный заводка эшкә урнаша. Чибәр, чая кыз үзенә дуслар таба. Дусларының берсе үзенең Рүзәл исемле энесе белән таныштыра. Югары Ослан районының Кзыл Байрак авылына кайталар. Мәкнүнә андагы табигатькә гашыйк була. Озын-озакка сузмыйча (кызның да яше бара), яшьләр гаилә коралар. 1974 елның 1 июнендә яшьләр язылыша һәм Кзыл Байракта яңа туган Валиуллинар гаиләсе барлыкка килә. Мәкнүнә төп йортка килен булып тешә.  Тормыш җиңел генә бармый. Бер-бер артлы дөньяга 3 балалары туа: Илгизәр, Илсияр, Әлфинур. Кайнанасы  белән килен бик тату, бик матур яшиләр.

- Колхозда эш күп иде, эштән бер дә курыкмадым. Нинди эш бар, ирем белән гел бергә иңгә иң куеп эшләдек. Ирләр эшен башкарудан да читенсенеп тормадык, бирешмәдек, тырыштык, Аллаһка шөкер. Тормыш булгач, гел мәхәббәт дип кенә тормыйсың, дип дәвам итә Мәкнүнә апа.

Кызганычка каршы, 65 яшендә Рузәл абый яман чир авыруыннан үлеп китә.

- Бугенге көндә мин бик бәхетле гомер кичерәм.  Өч балам исәнсау, барысы да тормышта, 6 оныгым, 1 оныкчыгым мине шатландырып, куандырып яшиләр. Күпме генә үзләренә алып китәбез дип торсалар да, әлегә ризалашмыйм. Үз көнемне үзем күргәндә авылда, саф һавада яшим әле. Дусларым, күршеләрем янымда, балалар атнасына әллә ничә тапкыр кайтып бөтен эшемне эшләп, ашарга пешереп калдыралар, фельдшер да янымда гына, көн дә керә, хәлемне белә. Барлык  яңалыкларны район газетасыннан укып беләм, рәхмәт сезгә, болай булгач 90га да, 100гә дә җитәбез, Аллаһ боерса, дип елмая юбиляр. Олы яшьтә булуына карамастан, Мәкнүнә апа җырларга бик ярата һәм бөтен җырларны яттан белә. Аның тавышы чишмә кебек агыла. Хөрмәтле юбиляр, бәхетле була күр. Балалар, оныклар, оныкчыклар рәхәтенә озын озак күмелеп яшә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Люди села Дети войны Кзыл Байрак