Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Әминә Мөстәкыймова: “Насыйбым шунда булган. Язмышыма үкенмим”

Берәүләр сынауларны кутәрә алмыйча, авырлыкларга бирешеп югалып калса, икенчеләр башкаларга үрнәк булып яши бирә.

Мин Әминә апаларга килеп кергәндә ул җиң сызганып тезүчеләр янында мунча салырга ярдәм итеп йөри иде.

Әминә Гомәр кызы 1956 елның 17 маенда Яшел Үзән районы Сүнчәләй авылында колхозчылар гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләдә җиде бала тәрбияләнә. Сигез сыйныфны бетерү белән, Әминә Казанга тезүчеләр училищесына укырга керә. Кызчыкның агроном булу теләге тормышка ашмый кала. Укуын тәмамланганнан соң, 17 яшьлек кыз бала төзелешкә маляр булып урнаша. Эш бик авыр булганнык белән Әминә Казандагы фотожелатин заводына аппаратчица булып күчә. 1978 елның җәендә аны заводтан Мәтюшин колхозына урып-җыю эшләренә ярдәм итергә җибәрәләр һәм шунда булачак тормыш иптәше Госман белән таныша Әминә.

- Мин 2 ай Мәтюшинда ашханәдә повар булып эшләдем, шунда Госман белән таныштым, ди Әминә апа. Озын озак сузмыйча 1978 елның 1 декаберендә без өйләнештек тә инде. Бакча Сарайга килеп урнашуыма бер дә үкенмим. Дөрес эш тә бик күп булды, печән чаптык, сыерлар, таналар, бозаулар, бар да бар иде, мең төп помидор гына утырта идек, аны үстреп сата идек. Дүрт бала тәрбияләп үстердек, ике кыз, ике малай. Каенана, каената белән тормыш иттек, мин аларга бик рәхмәтлемен, балалар янында һәрвакыт алар булды,   дип дәвам итә әңгәмәдәшем.

Кияүгә чыгу белән, 1979 елның гыйнварендә үк Әминә апа Росгосстрахка агент булып урнаша һәм 41 ел гомерен шул эшкә багышлый.

- Ул вакытта машиналар юк, район үзәгенә попуткаларда 70 – 80 мең акча белән бер дә курыкмыйча чыгып кителгән. Минем карамакта 4 авыл иде. Эшемне бик яратып башкардым, дип искә тешерә узган вакытларны Әминә апа.

Эшендә бик җаваплы, намуслы булганга күрә, лаеклы ялга чыкканда Әминә Гомәр кызын  Мәскәүдән Мактау грамотасы белән бүләклиләр. Пенсияга ул хезмәт ветераны булып чыга.

 

Кызганычка каршы, 2006 елда Госман абый үлеп китә. Корык тугыз яшендә Әминә апа тол кала. Балалар башлы-күзле түгел, урын өстендә авыру әнисе.

- Аллаһы тәгалә ярдәменнән ташламады, саулык, көч бирде. Эшне ташламадым, балаларны укыттым. Килендәшем бик булышты, ди Әминә апа.

Бу хатын-кыз җилкәсенә шулкадәр сынаулар төшүгә карамастан, ул әле өлкән яшьтәге күршесен дә караган, аны мәңгелек юлга озаткан.

Үзе гомер буе эшләп тормыш иткән ханым балаларына да дөрес, яхшы тәрбия биргән. Олы уллары Рәфис Чечняда, уллары Фәнис Тоцк шәһәрендә хезмәт иткәннәр, медалләр, рәхмәт хатлары белән бүләкләнгәннәр. Кызлары Ландыш белән Энҗе югары уку йортларын тәмамлаганнар. Бүгенге көндә Әминә апаның балалары барысы да тормышта, Казанда яшиләр.

- Атна саен кайталар, булышалар. Әле үзем дә хәлемнән килгәнче булышырга тырышам. Җәен оныкларым монда, алар минем җидәү. Аларга рәхәт булсын дип мунчаны яңартырга булдым әле, балалар төзелеш материалларын кайтардылар, мин прораб урынына, эшчеләргә булышам. Авыл җирендә, сеңелем, йөрәгенә йон үскән кеше генә эшсез яши дер, дип елмая ханым.

Исәнлеге, көче булган чакта бер минут вакытын да бушка үткәрәсе килми Әминә апаның. Балаларын, күршеләрен ул тәмле бәлешләр белән сыйларга ярата, тәмле ризыклар белән каршы ала. Ул әле бик оста җырчы да икән.

Бу дөньяга һәр кеше үз язмышы белән килә. Берәүләр сынауларны кутәрә алмыйча, авырлыкларга бирешеп югалып калса, икенчеләр башкаларга үрнәк булып яши бирә. Язмыш китергән сынаулар Әминә апаны көчле булырга өйрәткән. Булганына шөкер итеп һәр туар көнгә шатланып яши ул. Әлеге күркәм ханымнан үрнәк алыйк без дә.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әминә апа бик гадел, бик ярдәмчел кеше. Ул бүгенге көндә дә авылдашларына ярдәм итеп яши. Рәхмәт аңа.

    • аватар Без имени

      0

      0

      бик яхшы язгансыз. нэк дорес. эле минем эни памидор рассадасын устерэ. бик уна помидорлар.

      Теги: Вахитовское поселение авылым кешеләре