Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында милли татар ризыгы

Өй токмачы әзерләү буенча мастер-класс.

Әлеге чара Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта уздырылды. Мастер-класс Татарстан Республикасы көненә багышланды . Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә "Кулинар мәктәбе" дәресендә интернатта яшәүчеләр камыр басып, кисеп өй токмачы әзерләделәр. 

Мастер-класста катнашучылар - иң оста токмач кисүчеләр булып Радик Сираҗиев, тыл ветераны Лариса Отставнова, Рамил Кәлимуллин һәм Валентина Павлова танылды.  Интернатта мондый мастер-класслар даими рәвештә үткәрелә: алар социаль хезмәтләр алучыларның вак кул моторикасын үстерәләр,   социаль-көнкүреш күнекмәләрен камилләштерергә ярдәм итәләр, командада эшләргә өйрәтәләр.

Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларындагы чараларга яшәүчеләр аеруча зур энтузиазм белән йөри: алар  халык ризыклары белән яхшырак танышырга,  Татарстан Республикасы тарихына кушылырга мөмкинлек бирә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев