Миләүшә Миңнулла кызының тормыш девизы — «Һәр көнгә шатланып яшәргә кирәк!»
Миләүшә Миңнулла кызының хезмәт стажы — 46 ел.
Сәмигуллина Миләүшә Миңнулла кызы 1943 елның 27 нче июнендә Югары Ослан районының Нариман авылында туган. 4 нче сыйныфка кадәр Миләүшә Миңнулла кызы Нариман башлангыч мәктәбендә укый, аннан соң Брек авылында 7 нче сыйныфны тәмамлый. 13 яшендә Нариман фермасында сыер савучы булып эшли башлый. 16 яшендә аңа «ТАССРның иң яхшы сыер савучысы» исеме бирелә. Дуңгыз фермасында да эшли Миләүшә ханым.
Нариман авылында эре мөгезле терлекләр симертү фермасы мөдире булып эшли, югары күрсәткечләргә ирешә — моның өчен Мактау грамоталарына лаек була.
Миләүшә Миңнулла кызының хезмәт стажы — 46 ел. Ул үз тормышын авылсыз, туып-үскән Наримансыз, авылдашларыннан башка күз алдына да китерә алмый. Ул күп балалы ана һәм сигез оныгына яраткан әбисе. Балаларына, оныкларына үрнәк булып тора. Иртәдән алып таңга кадәр эшләсә дә,балаларын тәрбияләргә дә вакыт тапкан, лаеклы кешеләр үстергән.
Күп еллар әшләү дәверендә Дәүләт бүләкләренә лаек булган Миләүшә ханым : «ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеме, «Халыклар дуслыгы» ордены, «Кызыл Байрак» ордены, «Фидакарь хезмәт өчен» медале. В.И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан», «Тугызынчы бишьеллык Ударнигы» значогы һәм башка бик күп Рәхмәт хатлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев