Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Миләүшә гөле – затлы, бәхет гөле

Түбән Ослан балалар бакчасының төрле яшьтәге балалар төркеме тәрбиячеләре белән миләүшә чәчәкләре утырттылар.

Дәрес башында балаларга кышкы вакытта урамда чәчәкләр булмавын, аның каравы аларның тәрәзә төпләрендә үсүен, ә чәчәкләр һәрберебезне шатландырсын өчен аларны карарга, тәрбияләргә тиешлеген аңлаттылар. Миләүшә чәчәкләр телендә "әйдә, бәхетле булырга тырышыйк" дип тәрҗемә ителә. Балалар чәчәкләр утыртып, үзләрен бәхетле итәргә булдылар. Утырту процессы гади, балалар үзләре рәхәтләнеп чүлмәкләргә туфрак салдылар, үсентеләр утырттылар һәм су сиптеләр. 

Утырту барышында балалар белән бүлмә үсемлекләренең файдасы турында фикер алыштылар, утыртудан чәчәк атуга кадәр телдән вакыт чылбыры төзеделәр, миләүшәләрнең үсү процессын күзәтергә булдылар. Бергәләп үсемлекләргә су сибү һәм тәрбияләү графигын төзеделәр.

Миләүшә гөленең  төрле төрләре һәм төсләре белән беррәттән, дәвалау үзлекләре дә бар. Миләүшә ялкынсынуларга, микробларга каршы чара булып тора, йөткерүне дәвалаганда  эффектка ия.

Миләүшә гөле бик затлы чәчәк һәм, мөгаен, бүлмә үсемлекләрен яраткан һәр гаиләдә үсәдер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев