Биектау районының “Казан арты” паркында җәйге спорт төрләре буенча медицина хезмәткәрләре арасында республика спартакиадасы узды.
Спартакиадада Биектау, Балык Бистәсе, Питрәч, Лаеш, Югары Ослан районнары командалары катнашты. Алар җиде дисциплинада ярыштылар: җиңел атлетика, йөзү, волейбол, бадминтон, шахмат, өстәл теннисы, аркан тарту.
.jpeg)
Югары Ослан командасы аркан тартуда, җиңел атлетикада, шахматта призлы урыннар алдылар, ә хатын-кызлар волейбол командасы беренче урынны яулады.

Медицина хезмәткәрләренә спорт ярышларында намуслы һәм лаеклы көрәш өчен рәхмәт белдерәбез, аларга яңа җиңүләр телибез.
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев