Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Матюшино мәктәбе укытучысы югары бүләк белән бүләкләнде

Илгизәр Гаделшин «Куркынычсызлык культурасын пропагандалаган өчен» медале белән бүләкләнде.

Тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында абсолют җиңүчене әзерләгәне, яшь буын иминлеген һәм тормыш иминлеген формалаштырудагы уңышлары өчен Илгизәр Гаделшин медаль белән бүләкләнүчеләр арасында.

Илгизәр Әнвәр улы укучысы Вагыйз Фәйрушин Бөтенроссия олимпиадасының абсолют җиңүчесе булды һәм барлык ярышларда да иң югары баллар туплап, искиткеч нәтиҗәләр күрсәтте.

Гаделшин бу бүләккә лаек булган укытучыларның берсе. Менә инде күп еллар дәвамында ул республиканың иң көчле укытучылар командасы составында Бөтенроссия олимпиадасының җиңүчеләрен һәм призерларын әзерли. Команда эше һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучыларының тырышлыгы нәтиҗәсендә Югары Ослан укучылары ел саен региональ, ә аннан соң Бөтенроссия олимпиадасында җиңү яулыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: матюшинская школа заслуженная награда учитель ОБЖ