Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Матюшино авылында әдәби-музыкаль кичә үтте

Чара татар балалар җырлары авторларына - шагыйрь Роберт Миңнуллинга һәм композитор Риф Гатауллинга багышланган иде.

Татарстан Республикасы хөкүмәте гранты кысаларында муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең «Музыка белән канатланган сүз...» исемле иҗат коллективлары проектларына ярдәм итү өчен Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елы кысаларында   21 декабрьдә  Матюшино авыл китапханәсенең яшь укучылары «Тылсым иясе» әдәби-музыкаль кичәсендә катнашты. Чара татар балалар җырлары авторларына - шагыйрь Роберт Миңнуллинга һәм композитор Риф Гатауллинга багышланган иде.

Презентация ярдәмендә балалар Роберт Миңнуллин һәм Риф Гатауллинның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, аларның тормышыннан бик күп кызыклы фактлар белделәр.

Чараның күңел күтәренкелеге Риф Гатауллинның  матур музыкасы белән үрелеп барды, аның фонында балалар Роберт Миңнуллинның шигырьләрен укыдылар, авторларның җырларын тыңладылар. Яшь укучылар, чара узып өйләренә кайтканда, Риф Гатауллин белән Роберт Миңнуллин үз әсәрләренә салган җылылыкны һәм мәхәббәтне йөрәкләрендә алып киттеләр. 

Китапханәче Лилия Садеева чараны татар һәм рус телләрендә үткәрде.     

Чарага «Балачакнын җырлы мизгелләре» дип исемләнгән китап күргәзмәсе рәсмиләштерелде. Анда Роберт Миңнуллин һәм Риф Гатауллин китаплары «Шаяру», «Яз килә», «Кышкы каникуллар» ноталарында әсәрләре тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Библиотека-детям творческая встреча татарские писатели и музыканты