Марат Зиатдинов район хастаханәсенең хезмәт коллективы белән очрашты
Югары Ослан. Татарча

Марат Зиатдинов район хастаханәсенең хезмәт коллективы белән очрашты

Бүген, 3 февральдә, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов район хастаханәсенең хезмәт коллективы белән эшлекле очрашу үткәрде.

Ул район территориясендә тормышка ашырыла торган гамәлдәге программалар турында сөйләде, алдагы үсеш планнары белән таныштырды. Аннан соң район башлыгы коллективның кызыксындырган сорауларына җавап бирде. Очрашуда юлларны асфальтлауга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюга кагылышлы сораулар яңгырады.

 

фото район порталыннан

Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, ДзенТелеграм,


встречи с трудовыми коллективами

Нет комментариев