Марат Фәйзуллин: “Тормышыбыз хезмәттә үтте, барысына да өлгердек”
Бүгенге көндә 91 яшен тутырган Марат абыйнын авылдашлары, туганнары, күршеләре алдында абруе зур.
Озын гомерле әби-бабайлар - авылның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Өлкәннәребезнең гомер юлы сикәлтәләрсез, жинел генә үтмәгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү - болар барысы да - 80, 90 яшьләрен тутырган авылдашларыбызның башыннан үткән сынаулар.
Марат Юсуп улы 1931 елның 30 гыйнвар аенда Казан шәһәрендә дөньяга килә. Гаиләдә тугыз бала. Сугыш башланганда аңа 10 яшь була. Әтисе – Юсуп беренче бөтен дөнья сугышы инвалиды, олы абыйсы - фин сугышы инвалиды. Бөек Ватан сугышы китергән кайгы-хәсрәт, ачлык-ялангачлык, авыр хезмәт, эшү-туңулар - беркемне дә читләтеп үтмәгән. Ни үкенеч, сугыш һәм аннан соңгы чорларда авырлыклар, юклык, рәнҗетелүләр аша үткән, әмма бирешмәгән, сынатмаган кешеләр арабызда елдан-ел сирәгәя бара. Шәһәрдә дә тормыш җиңел булмый. 1942 елны яшьүсмер Маратның этисе үлә, тормышның бөтен авырлыгы малай җилкәсенә төшә. Тормышлары бик авыр булу сәбәпле, чандыр буйлы, төз гәүдәле Марат мәктәптә укуын алга таба дәвам итә алмый. Күршеләреннән күреп, калайдан чиләк, чүмечләр ясап, базарда сатып, икмәккә алыштыра башлый. Шулай итеп, аңа хезмәт эшчәнлеген башларга туры килә. 1947 елны Казан шәһәрендәге дары ясый торган кырыгынчы заводка эшкә керергә була. 16 яшендә булуга карамастан, бөтен эш тә аның кулыннан килә, ул тиешле булган эшләрнең барысын да булдыра. Гомере буе, лаеклы ялга чыкканчы, шушы заводта хезмәт итә. Күп кенә мактауларга лаеклы була. Тормыш иптәше Флюра белән заводта танышып, матур, тигез гомер кичерәләр. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. 1990 елда Яңа-Юл авылына кунакка кайталар. Безнең якның табигатенә, матурлыгына, анда яшәгән кешеләренә сокланып, таң кала Марат абый. Озак та уйлап тормыйча йорт сатып алырга булалар. Йорт-җирен, тирә-ягын үз куллары, уз көче белән матурлый, төзекләндерә. Гомер буе шәһәрдә яшәп, авыл тормышын алып барырга туры килә. ”Шеланга” совхозында ун ел эшләргә дә өлгерә ул. 2002 елдан алып 2019 елга кадәр Вахит авылындагы “Гомәр” мәчетендә имам булып хезмәт итә. Анда ул үзенең уңган куллары, тырышлыгы белән мәчетебезне - иман йортын, кулыннан килгәнчә тагын да матурлый. Сөйләнгән вәгазьләре, кирәкле киңәшләре белән безне, яшь буынны, яхшылыкка, матурлыкка, дөрес юлдан барырга өнди.
Бүгенге көндә 91 яшен тутырган Марат абыйнын авылдашлары, туганнары, күршеләре алдында абруе зур. Балалары өчен ул кадерле әти, оныклары һәм оныкчыклары өчен хөрмәтле дәү әти . “- Тормышыбыз хезмәттә үтте, барысына да өлгердек: хуҗалыкта да эшләдек, балалар да тәрбияләдек. Яхшы яшибез, Аллага шөкер, пенсияне дә вакытында алабыз. Хөкүмәтебезгә рәхмәт, эш кешесен онытмыйлар.Әле яшәргә дә яшәргә безгә”, - диеп мәзәкли ул. Өлкән яшьтә булуына карамастан, Марат абый әле дә газеталар укый, хуҗалыкта да булыша. Туган көнендә аңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, гайләсе белән тигезлектә озын-озак гомер итүен телибез.
Салимуллина Сания
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев