Верхний Услон Новости

Газета "Волжская новь" - Верхнеуслонский район

16+
Югары Ослан. Татарча

Мәмәтхуҗалылар чисталык ярата

“Авылыңны чиста тотасың килә икән, үзеңнән башла” дигән шигарь астында Мәмәтхуҗалылар авыл урамнарын чиста, пөхтә тотарга тырышалар.

Авылны төзекләндерү - һәркемнең иң мөһим бурычларыннан берсе. Чөнки чисталык һәм тәртип күбрәк акчага түгел, ә туган җиргә булган чын мәхәббәтнең көченә, кешелекнең үз дәрәҗәсен хөрмәт итүгә бәйле. Аерым хуҗалык, бөтен урам тирәли дә, бигрәк тә мәдәни урыннар һәм халыкның ял итү урыннары каралган булырга тиеш.

Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре тирә-юньне  җыештырдылар. Кипкән язгы чәчәкләрне җыеп алдылар, чәчәк түтәлләренең чүпләрен утадылар, аларга су сиптеләр һәм үләннәрне чаптылар, чөнки һәр чәчәк түтәле матур булып, мәдәният йортында эшләүчеләргә генә түгел, авыл халкына да яхшы кәеф тудырачак. Чәчәкләр кешенең рухи халәтенә уңай йогынты ясый, шулай ук матурлыкны һәм шатлыкны, яхшылыкны һәм назны – тормышның үзен гәүдәләндерә. Хәзер алар авыл халкын һәм кунакларны көзгә кадәр сөендерәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев