Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Мәмәтхуҗада «Террорга каршы бергәләп!» чарасы узды

Террорчылык үзенең чагылышының теләсә нинди формаларында кешелек дөньясы XXI гасырга кергән иң куркыныч проблемаларның берсенә әверелде. Ул безнең илнең генә түгел, бөтен дөнья җәмәгатьчелегенең дә милли иминлегенә реаль куркыныч тудыра.

Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында "Террорга каршы бергәләп!" мәгълүмат чарасы узды. Мәдәният йорты мөдире Алевтина Саттарова җир шарының барлык халыкларына тынычлыкта һәм татулыкта, бер-берсенең гореф-гадәтләрен, ышанычын  хөрмәт итеп яшәү никадәр мөһим икәнлеге турында сөйләде. Балаларны шулай ук экстремизм, террорчылык төшенчәләре белән таныштырды. Катнашучылар терроризмның нинди куркыныч янауын һәм моның нәрсәгә китерергә мөмкинлеген белделәр. Аеруча игътибар телефон терроризмына, җәмәгать урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләренә бирелде. Террорчылыкка каршы көрәшеп кенә калмыйча, аның барлыкка килүен кисәтүнең мөһимрәк һәм нәтиҗәлерәк булуын һәркем белергә тиеш. Чарада катнашучылар берләшеп кенә террорчылыкка каршы тора алачакбыз дигән нәтиҗәгә килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев